1961 елның 12 апрелендә, нәкъ 60 ел элек, ватандашыбыз Юрий Гагарин галәмгә очкан беренче кеше булды. Ул кешелек хыялын тормышка ашырды - галәмне үзләштерүгә юл ачты.
Космонавтика көнен УДАТУда тантаналы чаралар белән билгеләп үттеләр. Бәйрәм беренче космонавт, Советлар Союзы Герое Ю. А. Гагарин бюстына чәчәкләр салу тантанасыннан башланды.
Митингта югары уку йорты җитәкчелеге, укытучылар, студентлар, хәрби-уку үзәге курсантлары һәм офицерлары, «Космоста беренче» дигән балалар иҗат конкурсында җиңүчеләр һәм аларның әти-әниләре катнашты. Университет ректоры Сергей Новиков җыелучыларны Космонавтика көне белән котлады.
Митинг бер минут тынлык игълан итү һәм һәйкәлгә чәчәкләр салу белән тәмамланды. Юрий Гагарин бюсты 2011 елның көзендә 9нчы уку корпусы каршындагы мәйданда «Русия даны аллеясы» хәйрия проекты кысаларында (скульптор – А. Дементьев) урнаштырылган иде. УДАТУда беренче космонавтка бюст янында авиация һәм космонавтика белән бәйле барлык истәлекле даталарны үткәрү традициягә әверелде.
Аннары бәйрәмдә катнашучылар «Космоста беренче» күргәзмәсен карады, анда университет хезмәткәрләренең балалары үз иҗатларын күрсәтте. Конкурска 80нән артык эш тәкъдим ителгән иде. УДАТУ ректоры җиңүчеләрне котлады, бүләкләр тапшырды һәм чәй табыны артында яшь талантлар белән аралашты (катнашучыларның яше 5-18 яшь). Сергей Владимирович университетның талантлы балаларга мәктәпкәчә яшьтән үк ярдәм итәргә әзер булуын билгеләп үтте.
Чара Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән гамәлгә ашырылучы "Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында оештырылды.
Фото: ugatu.su