Мәгълүм булуынча, агымдагы елның 7-17 апрелендә Русиянең барлык төбәкләрендә мәктәп укучылары өчен сәламәт яшәү рәвешенә багышланган чаралар уза.
Башкортстан бу чарадан читтә калмады һәм ил Президенты Владимир Путинның май указы белән расланган «Демография» гомумдәүләт проектын тормышка ашыруга ярдәм иткән акциягә кушылды.
Шулай итеп, республиканың Мишкә районындагы «Триумф» физкультура-сәламәтләндерү комплексында «Сәламәт бул!" акциясе кысаларында йөзү буенча инструктор Иликбаева Наталья балалар белән бассейнда дәресләр үткәрде.
- Балалар бик күп уңай эмоцияләр алды. Аларның күбесе бассейнга даими нигездә йөрергә дигән карар кабул итте, - дип билгеләп үттеләр район хакимиятендә.
Акциянең төп максаты - балаларда сәламәт яшәү рәвешенә мотивация формалаштыру, шулай ук үз сәламәтлегеңне ныгыту.
Фото: Башинформ