Шушы көннәрдә республикада 863 укучы “Эретеп ябыштыручы һөнәре” темасына онлайн-дәрестә катнашты.
Иртә һөнәр сайлауга юнәлтелгән онлайн-дәресләр Президент Владимир Путинның “Мәгариф” гомумдәүләт проектына ярашлы тормышка ашырылган "Һәр баланың уңышы" федераль проекты кысаларында оештырылды. Дәресләргә Салават районының Малаяз мәктәбе укучылары да кушылды.
Эретеп ябыштыручы – нанотехнологияләр заманында бу һөнәр берсен дә кызыксындырмый кебек тоелса да, укучылар хәзерге заманда да бу һөнәрнең мөһимлеге һәм кирәклегенә инана алдылар.
Кем ул эретеп ябыштыручы? Аларның хезмәте ничек бәяләнә? Эретеп ябыштыручылар кайда эшли? Укучылар онлайн-дәрестә шушы сорауларга җавап алды. Конкурсантлар белән бергә укучылар һөнәрнең асылын аңлады. Араларында эретеп ябыштыручы һөнәрен сайларга теләк белдерүчеләр дә булды.
"Онлайн-дәрестән соң без эретеп ябыштыручы һөнәренең гаять мавыктыргыч һәм җаваплы булуына инандык. Моның өчен сабыр, тырыш булырга, хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәргә кирәк. Дәрес безгә бик ошады”, — дип кичерешләре белән уртаклашты Малаяз мәктәбе укучылары.
Проект кысаларында укучыларны электромонтажчы, пешекче һөнәрләре, шулай ук химия сәнәгатендәге һөнәрләр белән таныштыру да каралган.