Стәрлетамак халкы Бөтенрусия акциясенә кушылды.
Стәрлетамак шәһәрендә Сәламәтлек һәм актив озын гомерлелек елы һәм “Социаль активлык” төбәк проекты кысаларында “Сәламәт тормышка 10 000 адым!” Бөтенрусия акциясе старт алды.
Акциянең максаты — сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру һәм шәһәр халкының социаль активлыгын арттыру.
Бөтен шәһәр буенча җыелган 200дән артык катнашучы яшьләр креатив үзәгеннән алып Киров исемендәге паркка кадәр юлны уздылар. Акциядә катнашучылар 10 000 адымны һәм 6 контроль ноктаны үтте. Маршрутны башыннан алып ахырына кадәр узучылар да байтак булды. Җитезләр һәм максатчаннар оештыручылардан сертификатлар һәм сувенирлар алды.
Әлеге чара 2015 елдан бирле үткәрелә һәм “Сәламәт муниципалитет” Милләт сәламәтлеге лигасы Гомумроссия иҗтимагый программасының төп элементы булып тора.
Акция Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тәкъдименә нигезләнгән, кешенең нормаль физик активлыгы минимумын саклап калу өчен, көненә 6 меңнән алып 10 мең адымга кадәр узарга кирәк.