+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Дүртөйледә өч катлы балалар бакчасы төзелде

Дүртөйле шәһәрендә “Демография” гомумдәүләт проекты ярдәмендә өч катлы балалар бакчасы төзелде.

Дүртөйле шәһәрендә “Демография” гомумдәүләт проекты ярдәмендә өч катлы балалар бакчасы төзелде.

Бүгенге көндә анда бизәкләү эшләре төгәлләнгән. Бакча территориясендә кече архитектура формалары: комлыклар, карусельләр, таулыклар җиһазландырылган. Шулай ук күләгә япмалары, ишекләр һәм козыреклар куелган, кирәкле җиһазлар китерелгән. Объект җылылык челтәренә, су белән тәэмин итүгә тоташтырылган.

“Балалар бакчасының аталышы очраклы гына сайланмаган. “Балачак иле” - ул гадәти булмаган, тылсымлы дөнья. Бу - яшь гражданнар яши торган ил, үз холкы, кызыксынулары белән, әмма аларның барысын да бер нәрсә - дуслык берләштерә", - дип билгеләде балалар бакчасы мөдире Изольда Апкадыйрова.

Яңа балалар бакчасы ачылгач, мәктәпкәчә белем бирү хезмәтләренә ихтыяҗ кимиячәк, шулай ук өстәмә эш урыннары барлыкка киләчәк.

Фото: srk.nationalpriority.ru
Читайте нас