+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Уфада проектлар ничек гамәлгә ашырыла?

Уфа шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары Николай Фадеев җитәкчелегендә видеоконференцэлемтә форматында республика башкаласында гомумдәүләт проектлары чараларын гамәлгә ашыру буенча муниципаль проект офисы утырышы булды.

Утырышта проектларны гамәлгә ашыру буенча килешүләрне һәм чаралар планнарын, контрактлар төзүнең сроклары һәм графиклары, проектлар буенча максатлы индикаторларга ирешү мәсьәләләре каралды.

Икътисад һәм инвестицияләр идарәсе башлыгы җитәкчесе Тимур Хафизов үз чыгышында билгеләп үткәнчә, быел “Электрон бюджет” системасында гомумдәүләт проектлары белән идарә итүнең ярдәмче системасы гамәлгә кертелә башлады. Анда Уфа шәһәре билгеләнгән чаралар, шулай ук контроль нокталары һәм проектлар нәтиҗәләре, квартал саен хисаплар кертеләчәк.

Шулай ук утырышта башкалада гомумдәүләт проектлары кысаларында гамәлгә ашырылачак чаралар да каралды. Быел Уфа 25 төбәк проектын гамәлгә ашыруда катнаша, бу эшләргә барлыгы 5,8 миллиард сум тотыну планлаштырыла.

Фото: srk.nationalpriority.ru
Читайте нас