Хәзер аларга закон алдында җавап бирергә тулы киләчәк.
Шушы көннәрдә "Асылыкүл" паркы хезмәткәрләре Канны Төркәй күлендә балык тотучы браконьерлар төркемен тоткарлаган. Бу хакта республиканың Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы матбугат хезмәтенә паркның аерымланган структур бүлекчәсе башлыгы Гүзәл Гыйльманова хәбәр итте.
- Парк территориясендә тыю игълан ителүгә карамастан, инспекторлар килгәнче тәртип бозучылар шактый күп балык тотып өлгергән. Хәзер браконьерларны үз гамәлләре өчен административ да, җинаять җаваплылыгы да көтә, - диде парк башлыгы.
Исегезгә төшерәбез, ил Президенты Владимир Путин игълан иткән "Экология" гомумдәүләт проекты, тирә-як мохитне үстерү белән беррәттән, аны саклауны да күз уңында тотуын билгеләгән иде.
Фото: ecologi.bashkortostan.ru