+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Сөт былтыргыдан күбрәк савылган

Аеруча Ярмәкәй районы бу җәһәттән алга киткән.

Аеруча Ярмәкәй районы бу җәһәттән алга киткән.
Республиканың авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм фермер хуҗалыкларында 212 мең тоннадан артык сөт савылган. 16 апрельгә булган мәгълүматларга караганда, бу күрсәткеч, үткән елдагы белән чагыштырганда, 10,3 мең тоннага күбрәк.
Узган елга карата зур үсешне Ярмәкәй районы авыл хуҗалыгы оешмалары күрсәтә, анда 3,4 мең тоннага күбрәк сөт савылган, шулай ук Илеш ( 2,6 мең тонна), Калтасы ( 1,5 мең тонна) һәм Чакмагыш ( 1,1) районнары алдынгылар сафында.
Мондый күрсәткечләр ил Президенты Владимир Путин билгеләгән "Авыл хуҗалыгы" гомумдәүләт проектының безнең төбәктә уңышлы гамәлгә ашырылуын күрсәтә.
Фото: agriculture.bashkortostan.ru
Читайте нас