+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

"Мин милли костюмда укыйм"

16 апрельдә «Мәдәният» гомумдәүләт проекты кысаларында Мәчетле районының барлык белем бирү оешмалары «Мин милли костюмда укыйм» дип аталган республика акциясендә катнашты.

16 апрельдә «Мәдәният» гомумдәүләт проекты кысаларында Мәчетле районының барлык белем бирү оешмалары «Мин милли костюмда укыйм» дип аталган республика акциясендә катнашты.

Күп кенә укытучылар һәм укучылар дәрескә милли киемдә килделәр.

«Милли костюм – минем халкым мирасы», «Халык костюмнары дөньясында» темаларына ачык дәресләр һәм сыйныф сәгатьләре, милли костюмнар әзерләү, чигү буенча осталык дәрсләре, «Агинәйләр» клубы белән очрашу, районның Туган якны өйрәнү музеена, Ләмәзтамак пима басу цехына экскурсияләр үткәрелде.

Анда укучылар республикабыз халыкларының милли костюмнары барлыкка килү тарихы һәм үзенчәлекләре белән танышты, костюмнар элементларын, орнаментларын өйрәнде.

Фото: Анфиса Ишмөхәммәтова.
Читайте нас