Агыйдел шәһәрендә "Тамаша" халык театры студиясе яңа спектакль әзерләгән.
Артистлар 20 апрельдә Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән гамәлгә ашырылучы «Мәдәният» гомумдәүләт проектының «Иҗади кешеләр» федераль проекты кысаларында Гөлшат Зәйнашева пьесасы буенча куелган «Гайфи бабай, өйлән давай!» спектаклен күрсәтәчәк.
Спектакль өлкән кешеләрнең мәхәббәте, өлкәннәр һәм балалар мөнәсәбәте турында сөйли, тормыш мәгънәсе турында уйланырга мәҗбүр итә.
Комедиянең төп герое - тол калган Гайфи бабай. Оста куллы, киң күңелле Гайфи бабай - ялгыз карчыкларга менә дигән кияү. Кызы Наилә әтисенең тормышын да, бер үк вакытта балаларыныкын да көйләргә тырыша, шуңа күрә даими рәвештә кунакка потенциаль кәләшләрне чакыра.
Тик Гайфи бабай барлык тәкъдимнәрне дә кире кага, чөнки аның күңелендә - яраткан, әмма иртә вафат булган хатынына охшаган Зәкия... Бу тормышта ни булмас дисең... Әлеге спектакльнең яхшы, җылы, күңелле атмосферасы тамашачыны битараф калдырмаячак.
Фото: culture.ru