Радий Хәбиров "ВКонтакте" сәхифәсендә Кыйгы районы предприятиесе турында язган.
"Мин бу предприятиене яхшы беләм. Алар безнең "Инвестчас"ларда тикшерелеп, өстенлекле проектлар статусын алган иде. Хәзер аларның хәле ничек соң?
Беренчедән, кошчылык комплексы өчен эшкуарлар урынны экологик яктан чиста җирдә сайлады, һәм биредә азык базасы үз булачак. Димәк, ит һәм йомырканың сыйфаты өчен кыю рәвештә җавап бирә алабыз.
Икенчедән, инвестор производствога 270,1 миллион сум акча кертә - берничә кошчылык һәм киптергечле ашлык чистарту комплекслары төзиячәк. Яңа эш урыннары барлыкка киләчәк.
Өченчедән, кошчылык фабрикасы тулы куәтенә чыгар һәм елына 414 тонна кош ите, 15,5 миллион йомырка җитештерә башлар дип өметләнәбез.
Өстенлекле проект статусы нәрсә бирә?
Салым ташламалары турында килештек, иң яхшы орлыклар һәм ашламалар кайтардык, 130 миллион сумлык яңа техника сатып алдык.
Менә шундый эшләребез. Шуңа күрә янә әйтәм: Башкортстан икътисадына инвестицияләр кертергә теләүчеләрнең барысы да безгә рәхим итсен. Без иң яхшы ярдәм чараларын формалаштырабыз һәм барлык дәрәҗәләрдә дә ярдәм итәчәкбез.
Минем кечкенә киңәш: эшегезне үз районыгызда бизнес-шерифтан башлагыз" - дигән республика Башлыгы.
Әйе, республикада Русия Президенты Владимир Путин указына ярашлы гамәлгә ашырылучы "Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм" гомумдәүләт проекты нәтиҗәле эшли.
Фото: vk.com