+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Сәламәтлек саклау өлкәсенә электрон формат кертелә

Мишкә районының Чурай авылы ФАПына яңа компьютер бирелде.

Мишкә районының Чурай авылы ФАПына яңа компьютер бирелде.

Беркемгә дә сер түгел, компьютер технологияләре заманча җәмгыятьнең барлык аспектларына да диярлек үтеп керде: сәясәт, оборона, мәгариф һәм башка бик күп өлкәләргә. Сәламәтлек саклау өлкәсе дә искәрмә түгел.

«Сәламәтлек саклау өлкәсендә бердәм дәүләт мәгълүмат системасы нигезендә сәламәтлек саклауда бердәм санлы контур булдыру» федераль проекты ярдәмендә «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты нигезендә Мишкә районының Чурай авылы ФАПы яңа компьютерлар белән тәэмин ителде. Бу идарә өлкәсендәге табибларга һәм белгечләргә оператив, дөрес һәм структуралы мәгълүмат алырга, шулай ук электрон документ әйләнешенә күчәргә мөмкинлек бирәчәк.

- Яңа компьютерлар барлыкка килү белән кәгазь эшенә вакыт кыскарыр һәм табиблар күбрәк пациентларны кабул итә алыр дип өметләнәм, - диде Мишкә үзәк район дәваханәсенең баш табибы вазыйфаларын башкаручы Валерий Гәрәев.

Фото: Мишкә районы хакимияте сайтыннан.


Читайте нас