+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

"Барыгызга да рәхмәт!"

Бердәм экологик өмәдә республикада берничә мең кеше катнаша.

Бердәм экологик өмәдә республикада берничә мең кеше катнаша.
Бүген Башкорстанда "Яшел Башкортстан" һәм "Хәтер бакчасы" акциясе старт алды. Республиканың һәр район-авылында агачлар утырту, тирә-якны чүп-чардан чистарту бара.
Моның турында республика Башлыгы Радий Хәбиров та социаль челтәрләрдә язган.
"Янә өебездә тәртип урнаштырабыз. Барыгызга да рәхмәт!", - дигән ул.
Исегезгә төшерәбез, Русия Президенты Владимир Путин билгеләгән "Экология" гомумдәүләт проектының төп юнәлешләренең берсе - төзекләндерү, яшелләндерү һәм тирә-якны чисталыкта тоту.
Фото: социаль челтәрдән.
Читайте нас