+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

“Үсеш ноктасы” юнәлеш бирә

Благовещен районы укытучылары семинарда катнашты.

Благовещен районы укытучылары семинарда катнашты.

“Без мәктәп өчен түгел, ә тормыш өчен өйрәнәбез”. Шундый девиз астында Благовещен районың Ильино-Поляна урта мәктәбендәге “Үсеш ноктасы” белем бирү үзәге базасында педагогик хезмәткәрләр өчен “Үсеш ноктасы: башлангыч һөнәри юнәлеш бирү курсы” дип исемләнгән методик семинар узды. Чарада район мәгариф идарәсе җитәкчесе Е.А. Куликова, районның “Үсеш нокталары” педагоглары катнашты.
Чара программасына ярашлы, “Үсеш ноктасы” үзәкләре өстәмә белем бирү педагогларының шахмат уйнау, видео, 3D-модельләштерү буенча осталык дәресләре, “Киләчәккә билет” проектында катнашучы балалар катнашлыгында практикум узды, шулай ук “Яшь коткаручылар” иҗат берләшмәсендә шөгыльләнүче 3нче сыйныф укучыларының иҗади төркеме чыгыш ясады.
Семинарда катнашучыларга виртуаль экскурсия кысаларында космоска сәяхәт, 3D-принтерда күләмле модель булдыру процессын күзәтү, видеоролик эшләү барышында иҗади сәләтне күрсәтү һәм шахмат фигуралары белән танышу мөмкинлеге бирелде. Семинарда катнашучы педагоглар өчен “Проектлар төзү һәм команда тарафыннан кейсларны чишү” дип исемләнгән балалар эшләре күргәзмәсе дә оештырылган иде.
“Үсеш ноктасы" безнең мәктәптә икенче ел эшли. Укучылар өчен дә, укытучылар өчен дә яңа мөмкинлекләр ачылды. Хәзер дәресләр нәтиҗәлерәк, ә дәрестән тыш тормыш тагын да кызыклырак", — диде семинарга йомгак ясап, мәктәп директоры Тимур Рәхмәтуллин.
Билгеле булуынча, “Үсеш ноктасы” үзәкләре Президент Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында булдырылды һәм максатлы эш киләчәктә дә дәвам итәчәк.

Фото:srk.nationalpriority.ru


Читайте нас