"Эшкуарлык сәгате" вакытында күтәрелгән башлангычлар яңавыллыларның бизнес үсешенең төрле юнәлешләренә кагыла.
Яңавыл районы җитәкчелегенең эшкуарлык вәкилләре белән очрашулары атна саен «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычына ярдәм» гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында уза.
22 апрельдә фикер алышуның темасы «Бөтен гаилә өчен сәламәт туклану» дигән экомаркет ачу бизнес-идеясе булды. Шәхси эшкуар Әлфия Даутова кибет төзү өчен җир участогы сайлап алуда ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.
«Бизнесны үстерү өчен эшкуарлар алдында еш кына территорияне сайлау проблемасы килеп баса. Проект инициаторы белән бергә без килеп туган хәл турында фикер алыштык. Катнашучыга стационар булмаган сәүдә объектын урнаштыру, яки җир участогын арендалау килешүен төзү хокукына аукционда катнашу вариантын карарга тәкъдим иттек", - диде район архитекторы Ирина Таҗетдинова.
Кызыксынган кешеләр һәм ведомстволар катнашлыгында үткән "Эшкуарлык сәгате" урындагы эшкуарлыкны үстерүнең актуаль мәсьәләләрен оператив хәл итәргә, инвесторларга бизнес-проектларны гамәлгә ашыруда кирәкле ярдәм алырга ярдәм итә.
Фото: Ольга Исмәгыйлева.