Агымдагы елның 19 февраленнән Сибай шәһәренең үзәк дәваханәсендә Төбәк кан тамырлары үзәге составында рентген-кан тамырлары бүлеге эшли.
- Монда йөрәк-кан тамырлары авырулары булган пациентларга югары технологияле медицина ярдәме күрсәтелә. Ачылу вакытыннан алып, кискен коронар синдромлы 57 пациентка операция ясалды, шулардан 16 пациент - инфаркт белән, 41 пациент инфаркт алды халәтендә иде, - диде медицина учреждениесенең баш табибы Радик Нәдергулов. - Рентген-кан тамырлары бүлеге көн саен эшли, тәүлек буе ашыгыч медицина ярдәме күрсәтә.
Хәзерге вакытта канәгатьләнерлек хәлдәге пациентлар дәваханәдән чыккан, тернәкләндерү, амбулатор дәвалануны дәвам итәләр.
Әлеге бүлек өчен җиһазлар ил Президенты Владимир Путин башлангычы белән гамәлгә ашырылучы “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында сатып алынган.
Фото: srk.nationalpriority.ru