+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

"Аманат" яңа үрләр яулый

Уфада "Аманат" халык бию ансамбле концерты аншлаг белән узды.

Уфада "Аманат" халык бию ансамбле концерты аншлаг белән узды.

Кичә Республика халык иҗаты үзәге мәдәният йортында «Аманат» халык бию ансамбленең отчет концерты булды.
2019 елда Мәдәният йорты базасында оештырылган коллектив 2 ел эшләү дәверендә билгеле бер иҗади уңышларга иреште. Коллективның репертуары яңа биюләр белән яңарды. Анда башкорт биюләре һәм дөнья халыкларының биюләре бар. Ике ел эчендә күп кенә бөтенрусия, республика, төбәкара конкурсларда һәм фестивальләрдә катнашырга өлгерделәр һәм зур дәрәҗәле мәдәни проектлар лауреатлары булдылар. Җитәкчеләре - «Мирас» фольклор җыр һәм бию ансамбле солисты Әнфәр Нурмөхәммәтов, халыкара һәм бөтенрусия конкурслары лауреаты Нәзифә Нурмөхәммәтова.
Бәйрәм концертында коллектив үз репертуарыннан иң яхшы номерларны, башкорт халык биюләрен һәм дөнья халыкларының биюләрен күрсәтте.
Ансамбльне котларга Республика халык иҗаты үзәге генеральный директоры Артур Әлибәков, Уфа шәһәренең «Мирас» фольклор ансамбле директоры Байрас Ишбирдин һәм башкалар килгән иде. Алар җитәкчеләр һәм коллективка яңа җиңүләр, иҗади уңышлар һәм казанышлар теләде. Артур Әлибәков үзенең чыгышында киләчәктә матди базаны ныгыту, чыгыш ясау өчен яңа костюмнар тегү һәм реквизитлар алу планлаштырылуын билгеләп үтте. Шулай ук коллектив республикада бию иҗатын үстерүгә керткән өлеше өчен Башкортостан Республикасы Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Концерт «Мәдәният.РФ» порталында туры эфирда һәм Республика халык иҗаты үзәге Вконтакте төркемендә трансляцияләнде.
Концерт республикада "Мәдәният" гомумдәләт проектының яхшы эшләвенең бер дәлиле булып тора.

Фото: kulturarb.ru


Читайте нас