+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Питэр-Пен балаларны көтеп кала

30 апрельдә Уфа "Нур" татар дәүләт театрында шотланд драматургы һәм романчы Джеймс Мэтью Барриның «Питер Пэн» әкияти повесте мотивлары буенча инклюзив спектакль-фантазия премьерасы узачак.

30 апрельдә Уфа "Нур" татар дәүләт театрында шотланд драматургы һәм романчы Джеймс Мэтью Барриның «Питер Пэн» әкияти повесте мотивлары буенча инклюзив спектакль-фантазия премьерасы узачак.


"Питер Пэн" - мәктәп-студиядә 4-18 яшьлек тәрбияләнүчеләр, профессиональ актерлар, шул исәптән сәламәтлек һәм үсеш мөмкинлекләре чикле балалар катнашлыгында тормышка ашырылган икенче проект.
Режиссер-куючы: Марат Хәсәнов.

Сценарий авторы: Ленария Хаҗиева.

Куючы хореограф: Юлия Тимербулатова.

Куючы рәссам: Полина Емельянова.

Вокал буенча педагог: Рита Янгирова.

Актер осталыгы буенча педагоглар: Марат Хәсәнов, Ленария Хаҗиева, Лилия Таҗетдинова.

«Нур» театры актерлары: Руслан Хисаметдинов, Лина Ганиева, Азат Вәлиуллин, Гөлназ Биктимерова, Айдар Хөснетдинов.
Спектакль "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында күрсәтелә.


Фото: teatrnur.ru

Читайте нас