+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Куергазыда парк төзекләнә

Владимир Путинның май указы белән гамәлгә ашырылучы “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проект кысаларында республикада күп эшләр башкарыла.

Владимир Путинның май указы белән гамәлгә ашырылучы “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проект кысаларында республикада күп эшләр башкарыла.
Куергазы районының Ермолаево авылындагы мәдәният һәм ял паркы - биредәге халыкның яраткан урыны, монда күп чаралар да үткәрелә.
Бу паркның барлыкка килү тарихы да кызыклы. Ул 1988 елдан Русиянең Кызыл китабына да кертелгән.
1850-60 елларда паркка алпавыт Ипполит Шотт нигез салган. Паркның мәйданы 10,2 гектар тәшкил итә. Крепостной крестьяннар тарафыннан парк территориясенә төрле агачлар утыртылган: нарат, юкә, шомырт, каен, усак, сирень, ирга һәм башкалар. Бүген паркны яңарту һәм төзекләндерү таләп ителә.
Быел “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проектының “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” программасы кысаларында Шотт паркында җәмгыять территориясен төзекләндерү буенча ремонт эшләре башланган.
Әле биредә бордюрлар урнаштырыла. Үзәк керү урынында асфаль түшәү һәм бордюрлар урнаштырылу да башкарылачак, җәяү һәм велосипедта йөрү юллары төзекләндереләчәк, капка, коймалар алмаштырылачак, эскәмияләр, яктылык булачак.
Фото: kuyurgaza.bashkortostan.ru
Читайте нас