+20 °С
Дождь
VKOKTelegramMax

Благовар ягы ни өчен матур?

Русия Президентының 2018 елның 7 маендагы “Русия Федерациясен 2024 елга кадәрге чорда үстерүнең гомумдәүләт максатлары һәм стратегик бурычлары” дип аталган Указына ярашлы, ил әһәмиятендәге мөһим документта 12 юнәлеш билгеләнгән.

Русия Президентының 2018 елның 7 маендагы “Русия Федерациясен 2024 елга кадәрге чорда үстерүнең гомумдәүләт максатлары һәм стратегик бурычлары” дип аталган Указына ярашлы, ил әһәмиятендәге мөһим документта
12 юнәлеш билгеләнгән. Алар үз эченә тормышыбызның барлык өлкәләрен дә ала. Башкортстан Республикасында гомумдәүләт проектларын тормышка ашыру буенча бай тәҗрибә тупланды, тормыш-көнкүреш шартларын яхшыртуга юнәлгәнлеге белән алар халык ихтирамын һәм ышанычын күптән яулады. Агымдагы елга аеруча зур максатлар билгеләнеп, алар финанс белән ныгытылган. Гомумдәүләт проектларының үтәлеше буенча алдынгылар сафында булган Благовар районында быел шулай ук анык планнар корылды. Иң мөһиме — максатлы программалар төбәкнең социаль өлкәсендәге матур үзгәрешләрдә чагылыш таба, халыкта киләчәккә якты өметләр уята.


Үткән елның язында Языково үзәк район дәваханәсендә яңа хирургия корпусы файдалануга тапшыры лу – моңа ачык мисал. Төбәктә тиңе булмаган әлеге объект 2017 елда ук төзелә башлаган иде. Әйтергә кирәк, районның сәламәтлек саклау тармагында заманча биналарга кытлык электән булды. Хиругия бүлеге сыйфатында, мәсәлән, 80нче елларда төзелгән тулай торак файдаланылды. Җайлаштырылган ике катлы бинада пациентлар һәм табиблар өчен уңайлыклар чамалы булды. Түшәм­нәре тәбәшәк бүлмәләрдә заманча җиһазлар урнаштыруда кыенлыклар да туды. Шул рәвешле, “Сәламәтлек” гомумдәүләт проекты кысаларында сафка баскан корпус район дәваха­нәсенә эшчәнлектә яңа сулыш бирде, дип һич икеләнмичә әйтергә мөмкин. Яңа бина төзелешенә 335 миллион сум тотынылган. Бинада шулай ук туклану блогы урнашкан, 8 автомобиль өчен урыннар булдырылган. Бу җәһәттән шуны да билгеләп үтик: Языково дәваханәсенең хирургия бүлеге Башкортстанның 100 еллыгына тө­зелгән 100 объект исемлегенә керде һәм халык турында ил дәрәҗәсендә хәстәрлекнең ачык чагылышы булып тора.
Хәзерге күзлектән караганда да, өч катлы медицина объекты сәламәт­лек саклау тармагына куелган барлык таләпләргә җавап бирүе белән әһәмиятле. Атап әйткәндә, медицина ярдәме күрсәтүдә иң югары техно­логияләр куллануда яңа мөмкинлекләр ачыла. Табибларның кабул итү бүлмәләренә яңа медицина җиһаз­лары урнаштырылган, алар арасында заманча корылмалар өстенлекне алып тора.
Моннан тыш, җылыту челтәрләре, урнаштырылган лифтлар уңайлыклар тудыра. Яңа корпусның тәүге катында кабул итү бүлеге, ашыгыч ярдәм һәм поликлиника урын алган. Хирургия бүлегенә исә икенче һәм өченче каттагы бүлмәләр бирелгән. Операция блокларында бөтен шартлар бар. Хуҗалык-көнкүреш мәсьәләләрен хәл итү максатында аерым бүлмәләр булдырылган. Болар барысы да заманча бүлекнең эшен югары дәрәҗәдә, иң мөһиме – пациентлар өчен уңайлы оештыру мөмкинлеген бирә.
Заманча техник корылмалар, мә­сәлән, лаборатория җиһазлары, аларның эшчәнлеген компьютерлаштыру табибларның хезмәтен нәтиҗә­лерәк итә, димәк, пациентларга да тизрәк сәламәтләнеп чыгуга юл ача. Яңа хирургия бүлеге ачылу бушап калган биналарны пандемия шартларында файдалану мөмкинлеген дә бирде. Атап әйткәндә, элекке корпуста “кызыл зона” урнаштырылды.
Районда гамәлгә куелган гомум­дәүләт проектлары арасында “Мәдә­ният” дип аталганы да мөһим әһә­мияткә ия. Нәкъ аның кысаларында район үзәк китапханәсе яңартылды да инде. Яңа объектны ачу тантанасы үткән елның җәендә узды. Гомумән, бу вакыйга районның мәдәни тормышында гаять истәлекле саналырга хаклы, чөнки күптән төзеклән­дерел­мәгән китапханә, тышкы һәм эчке яктан танымаслык булып үзгәрү белән бергә, анда заманча технологияләргә зур урын бирелгән. Әйе, хәзерге чор мәдәният учагы шундый булырга тиештер дә, әлбәттә.
Биредә бөтенләй яңа мохит тудырылган: компьютерлаштырылган зал­лардагы яңа җиһазлар дөньяның барча мәгълүмати киңлекләренә керү мөмкинлеген бирә. Өлкән буын вәкилләре дә, яшьләр дә биредә күңеленә якын шөгыль таба ала. Китапханәнең зур өлеше балалар карамагына бирелгән, алар өчен биредә төрле уеннар, ярышлар оештырыла. Китап уку белән бергә, компьютерда шөгыльләнү мөмкинлеге бар. Өл­кәннәр өчен исә дүрт зона булдырыл­-ган, аларның һәрберсе тулы күләмдә мәгълүмат чыганаклары белән тәэмин ителгән. Чит телләр өйрәнүчеләр өчен лингафон җиһазларына кадәр бар. Төрле күмәк чаралар оештыру максатында зур, иркен зал җиһазлан­дырылган, янә музыка тыңлау, онлайн форматта концертлар карау өчен дә шартлар бар.
Әмма китапханәдәге матур үзгә­решләр, иң беренче чиратта, аның китап фондының 6 мең данә яңа китап белән тулылануына бәйле. Алар арасында күпчелекне милли матур әдәбият тәшкил итә. Хәзерге вакытта район китапханәчеләре, укучылар санын арттыру буенча эшчәнлекне киң җәелдереп, яңадан-яңа ысуллар кертә. Яңа буын модельле китапханәдә моның өчен барча мөмкинлекләр тудырылган.
Мирный авылы мәдәният йортын яңарту да “Мәдәният” проекты кысаларында башкарылды. Шактый зур финанс салынган бу эш 2019 елда башланган иде һәм үткән елның августында тәмамланды. Проектка ярашлы, бина тулысынча ремонтланды, атап әйткәндә, түбә алыштырылды, яңа ишекләр, тәрәзәләр куелды. Бер сүз белән әйткәндә, 1950 елларда төзелгән бина заманча яңа төс алды.
Гомумән, төбәктә социаль өлкә объектларын төзү һәм төзек­ләндерү буенча максатлы эш дәвам итә. Благовар районы хакимияте башлыгы урынбасары Таһир Мостаев билге­ләвенчә, әлеге юнәлештә, гомумдәүләт проектларыннан тыш, башка федераль һәм республика күлә­мендәге программалар да нәти­җәле файдаланыла. Мәсәлән, “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасына ярашлы, 4 авыл мәдәният йортына ремонт ясалган. Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы тарафыннан финансланган республика программасы буенча районда 481 фатирда җылыту челтәре үзаллы режимга күче­релде. Языково авылында модуль тибындагы казанлык сафка басты, 709 метр озынлыктагы җылыту челтәре корылды. Тоташ алганда, республика бюджетыннан коммуналь комплекс пред­приятиеләрен үстерүгә 4 миллион сумнан артык акча тотынылган. Күп­фатирлы йортлар подъездларын ремонтлау буенча максатлы программалар шулай ук нәтиҗәле файдаланыла. Мәсәлән, Языковода һәм Первомайскийда 6 подъезд яңар­тылган.
Район үзәгендә үткән елдан башлап “Яшел чаукалык” бистәсен комплекслы төзү программасы тормышка ашырыла. Яңа бистә район үзәгендә торак төзелешен киң җәелдерүдә зур урын тотмакчы. Хәзерге вакытта биредә заманча инфраструктура булдырыла. Проект буенча “Яшел чаукалык”та юллар салына, челтәр газы, суүткәр­гечләр корыла. Быел әлеге юнәлештә эш дәвам иттереләчәк.
Бу район үзәгендә ял паркын яңартуга да кагыла. Моңарчы биредә зур гына күләмдә төзекләндерү эшләре башкарылган иде, быел исә фонтан корылачак.
Торак төзү буенча район республикада алдынгылар сафында килә. Үткән елда, мәсәлән, 89 торак йорт файдалануга тапшырылган, аларның гомум мәйданы 9 мең квадрат метрдан арта, бу элекке чорга карата 144 процент дигән сүз. “Авыл биләмәләрен комплекслы үстерү” дәүләт программасына ярашлы, 7 гаилә торак төзүгә финанс ярдәме алган. Мохтаҗ гражданнарны торак белән тәэмин итү юнәлешендәге башка программалар да уңышлы файдаланыла.
Сүз дә юк, төбәктә тормыш шартларын яхшыртуга юнәлтелгән социаль мәсьәләләр эзмә-эзлекле хәл ителә. Әмма ирешелгәннәр белән генә тынычланмыйча, яңа максатлар да куела. Әйтик, район биләмәләрендәге юл­ларның гомум озынлыгы 387 чакрым тәшкил итә, ә шуларның асфальт түшәлгәннәре – 19 процент тирәсе генә. Хәзерге чорда норматив таләп­ләргә җавап бирмәүче автомобиль юллары өлеше дә зур, атап әйткәндә, 26 процент. Юл төзелеше өлкәсендә мәсьәләне хәл итү буенча чаралар күрелми түгел, үткән елда, мәсәлән, максатлы программаларга ярашлы, 22 чакрым юлга ремонт ясал­ган. Тоташ алганда, юлларны яңартуга 66 миллион сум юнәлтелгән.
Юл хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итү юнәлешендә янә бер яңалык – район буенча 13 светофор урнаштырылган.
Быел юллар төзү-ремонтлауда планнар зурдан. Аларны тормышка ашыруга федераль һәм республика программалары актив җәлеп ителә. Мәсәлән, Агарды, Иске Күчәрбай, Түрештамак һәм Такчура авылларына керү юллары асфальтланачак. Иң эре объектларның берсе булып Языково авылында Кармасан елгасы аша күперне ремонтлау тора. Халыкны эчәр су белән тәэмин итүне яхшырту максатында район үзәгендә үзәк­ләштерелгән резервуар корылмасы төзү күздә тотыла. Быел шулай ук авылларны төзекләндерү буенча да эш дәвам итә. Бер сүз белән әйткәндә, Благовар төбәге – күркәмләнү юлында.

Фәнүр Гыйльманов,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Читайте нас