+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Чәчәкләр бульвары да, алма бакчасы да...

Агыйдел волонтерлары шәһәр халкына 2022 елда төзекләндерелергә тиешле җәмәгать территорияләрен сайлау буенча Бөтенрусия рейтингы турында актив мәгълүмат бирүне дәвам итә.

Агыйдел волонтерлары шәһәр халкына 2022 елда төзекләндерелергә тиешле җәмәгать территорияләрен сайлау буенча Бөтенрусия рейтингы турында актив мәгълүмат бирүне дәвам итә.

Территорияләр "Торак һәм шәһәр мохите" гомумдәүләт проектының "Уңайлы шәһәр мохите булдыру " федераль проекты кысаларында төзекләндереләчәк.

Бөтенрусия өмәсендә, "Яшел Башкортостан" акциясендә, "Управдом муниципаль форумында, волонтерлар тавыш бирү башлануы турында гына сөйләп калмыйча, халыкка тавыш бирергә дә булышты. Волонтерлар штабы җитәкчесе Татьяна Зимина билгеләп үткәнчә, безнең илдә яшәүче 14 яшьтән өлкәнрәк һәр кеше тәкъдим ителгән территорияләрнең берсе өчен тавыш бирә ала. Бу - шәһәрнең төп җәяүлеләр артериясен - Чәчәкләр бульварын, җәяүлеләр юлларын һәм ял итү зоналарын төзекләндерү, яктыртуны модернизацияләү, видеокүзәтү урнаштыру, заманча яшелләндерү.

Биредә җәяүлеләр юллары, актив ял итү һәм спорт урыннары, балалар өчен уен мәйданчыклары барлыкка киләчәк. Агыйделдә алма бакчасы төзекләндереләчәк.

Уңайлы шәһәр мохите булдыру программасы буенча тавыш бирү 26 апрельдән 30 майга кадәр https://2.gorodsreda.ru/ порталында узачак.

Фото: Лилия Хафизова.


Читайте нас