+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Урман кечкенә орлыктан башлана

Яшеллек - тормыш чыганагы ул.

Яшеллек - тормыш чыганагы ул.
“Урманнарны саклау” төбәк һәм "Экология" гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыру барышында Башкортстанда урман тергезү эшләрен уздыру өчен үсенте материалларын әзерләү күләмнәрен арттыру каралган. Яхшы урман сыйфатлы үсенте материалыннан башлана, ә бу процесста урман питомникларының роле бик зур.
Бүген Макар урман хуҗалыгының питомнигы 22 гектардан артык мәйданны били. Нинди генә агачлар һәм куаклар юк анда! Һәм елдан-ел аларның төре арта. "Макар лесхозы" учреждениесе директоры Сәлим Хафизов сөйләгәнчә, май башында питомникта урман үстерүчеләр 0,1 гектар мәйданда - карагай, ә 0,3 гектар мәйданда гади нарат орлыклары чәчкәннәр.
- Язгы урман культуралары чорында теплицаларда 60 килограмм гади нарат, 30 килограмм - карагай, 5,5 килограмм кырым нараты һәм 5 килограмм зәңгәр чыршы орлыгы чәчәргә уйлыйбыз, - дип билгеләде урман хуҗалыгы җитәкчесе. - Питомникта үстерелгән үсентеләрнең бер өлеше урманны тергезүгә китә, алар киселгән агачларны алыштырачак, ә бер өлеше торак пунктларны яшелләндерү өчен кулланыла.
Әйтик, Яз һәм Хезмәт көнендә безнең урманчылар Кинҗәбулат авылы янындагы чишмәне төзекләндерделәр, Байгуза авылы кешеләре белән бергә 100дән артык зур каеннар утырттылар.
Фото: forest.bashkortostan.ru
Читайте нас