+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Яңа җиһаз яңа мөмкинлекләр ача!

Әлшәй районында Ташлы авыл китапханәсе өчен сатып алынган җиһазлар һәм китаплар презентациясе үтте.

Әлшәй районында Ташлы авыл китапханәсе өчен сатып алынган җиһазлар һәм китаплар презентациясе үтте.

Китапханә «Иң яхшы авыл мәдәният учреждениесе - 2020 » конкурсында җиңүче булган. Башкортстанда конкурс "Мәдәният" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында узган.

Әлеге чара кысаларында 2019-20 елларда сатып алынган китаплар күргәзмәсе әзерләнгән. Китаплар исемлегенә төрле яшьтәге балалар әдәбияты, урыс классикларының һәм хәзерге заман язучыларының әсәрләре, белешмә басмалар керә.

Башкортстан Мәдәният министрлыгы тәкъдимнәре буенча Ташлы авыл китапханәсе эшендә куллану өчен ноутбук сатып алынган.

Хәзерге вакытта китапханәләр мәгълүмат туплау, саклау, системалаштыру һәм кәгазьдә мәгълүмат бирү белән генә чикләнми. Алар кулланучыга теләсә нинди чыганаклардан: китап фондыннан, аудио- һәм видеоконтенттан, виртуаль чынбарлык системаларыннан, дөнья һәм гомумрусия электрон ресурсларыннан белем алу мөмкинлеге бирергә тиеш. Заманча ноутбук эш процессын камилләштерергә мөмкинлек бирәчәк: фильмнар, презентацияләр булдыруда ярдәм итәчәк.

Фото: Әлшәй районы хакимияте сайтыннан.


Читайте нас