+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Шәһәр тагын да ямьләнәчәк

Стәрлетамакта «Уңайлы шәһәр мохите булдыру» федераль проекты кысаларында 2022 елда төзекләндерү өчен Ходайбирдин һәм Шәфиев урамнары киселешендә Стәрле елгасының яр буе проекты дизайнын сайлау буенча рейтинглы тавыш бирү бара.

Стәрлетамакта «Уңайлы шәһәр мохите булдыру» федераль проекты кысаларында 2022 елда төзекләндерү өчен Ходайбирдин һәм Шәфиев урамнары киселешендә Стәрле елгасының яр буе проекты дизайнын сайлау буенча рейтинглы тавыш бирү бара.

Ошаган дизайн өчен шушы платформада тавыш бирергә мөмкин булачак:https://2.gorodsreda.ru/


Интернетка керү мөмкинлеге булмаган кешеләргә волонтерлар тавыш бирергә ярдәм итәчәк. Моның өчен Стәрлетамакта 4 нокта оештырылган: икесе - шәһәр Мәдәният сарае (Октябрь проспекты, 35 һәм Тукай урамы, 9), берсе - Стәрлетамак дәүләт театр-концерт берләшмәсендә (Ленин проспекты, 30в) һәм тагын берсе «Салават» кинокомплексы каршындагы мәйданда (Комсомол урамы, 80). 40 волонтер электрон планшетлар ярдәмендә шәһәр халкына үзләренең сайлау мөмкинлеген булдырырга ярдәм итә. Нокталар тавыш бирү дәвамында көн саен эшләячәк. Тавыш бирү барышы һәм проектларны алга таба гамәлгә ашыру турында белдерү алу өчен телефон номерыңны, исем-шәрифеңне һәм электрон почтаңны (теләк буенча) хәбәр итәргә кирәк булачак.

Шәһәр хакимияте башлыгы Владимир Куликов Стәрлетамакның "Уңайлы шәһәр мохите булыру" проектында катнашуының мөһимлеген билгеләп үтте һәм стәрлетамаклыларны тавыш бирүдә актив катнашырга чакырды.

Тавыш бирүгә йомгак 31 майдан 30 июньгәчә ясала. Октябрьдә, 2022 елда турыдан-туры эшләр башкаруга керешү өчен, подрядчы оешмаларны сайлап алу процедурасын төгәлләү планлаштырыла.

Фото: Стәрлетамак районы хакимияте сайтыннан.
Читайте нас