Ишембай районы урманчылары авылларны яшелләндерә.
Башкортстанда "Экология" гомумдәүләт проектына ярашлы “Урманнарны саклау” төбәк проектын тормышка ашыру барышында урманнарны тергезү эшләре дәвам итә. Яхшы урман сыйфатлы утырту материалыннан башлана, ә бу процесста урман питомникларының роле зур.
Ишембай районының Макаровка урман хуҗалыгы питомнигы 22 гектардан артык мәйданны били. Анда нинди генә агачлар һәм куаклар юк! Аларның төрлелеге елдан-ел арта бара. "Макаровка урман хуҗалыгы" директоры Сәлим Хафизов белдерүенчә, май башында Макаровка питомнигында урманчылар 0,1 гектар мәйданда – карагай, 0,3 гектарда нарат орлыгы чәчкән.
— Язгы урман культуралары чорында теплицаларда 60 килограмм гади нарат орлыгы, 30 килограмм карагай орлыгы, 5,5 килограмм кырым нараты орлыгы һәм 5 килограмм зәңгәр чыршы орлыгы чәчәргә планлаштырабыз, — дип билгели хуҗалык җитәкчесе. — Питомникта үстерелгән үсентеләрнең бер өлеше урман тергезүгә тотылачак, алар киселгән агачларны алмаштырачак, ә бер өлеше торак пунктларны яшелләндерү өчен файдаланыла. Шушы көннәрдә безнең урманчылар Кинҗәбулат авылы янындагы чишмәне төзекләндерде, Байгуҗа авылы халкы белән бергә 100дән артык каен утыртты.