+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Дуванда “Үсеш ноктасы” уңышлы эшли

Чыгарылыш сыйныф укучылары заманча белем бирү үзәге мөмкинлекләреннән файдалана.

Чыгарылыш сыйныф укучылары заманча белем бирү үзәге мөмкинлекләреннән файдалана.

“Үсеш ноктасы” белем бирү үзәге мәктәп укучылары өчен сыйфатлы заманча белем бирү мөмкинлекләрен киңәйтә, балаларда заманча технологик һәм гуманитар күнекмәләр булдырырга ярдәм итә. “Технология”, “Информатика”, “Тормыш хәвефсезлеге нигезләре” фәннәре буенча яңа укыту һәм тәрбия ысуллары белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.
Дуванның “Үсеш ноктасы” үзәгендә мәктәп укучыларының 70 проценттан да ким булмаган өлеше дәрестән тыш вакытта санлы, табигый-фәнни, техник һәм гуманитар профильләрнең өстәмә гомуми белем бирү программалары буенча, шул исәптән дистанцион укыту формаларын да кулланып шөгыльләнә. Билгеле булуынча, районда "Үсеш ноктасы" үзәге Президент Владимир Путинның май указлары белән имзаланган "Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында булдырылды.
Әлеге модель үзәктә санлы грамоталылыкны, шахмат белемен, проект эшчәнлеген, балаларның, педагогларның, ата-аналар җәмәгатьчелегенең иҗади, социаль мөмкинлекләрен үстерү һәм мәктәп укучыларында заманча компетенцияләрне һәм күнекмәләрне формалаштыру өчен иҗтимагый киңлек функциясен башкарырга мөмкинлек бирә.

Фото:srk.nationalpriority.ru
Читайте нас