+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Язның һәр көне кадерле

Игенчеләрнең иң кызу эш мәле.

Игенчеләрнең иң кызу эш мәле.
5 майга язгы чәчү Башкортстанда 380 мең гектар мәйданда башкарылды. Бу барлык күләмнең 20 проценты диярлек. Игенчеләргә барлыгы 2 миллион гектарга якын җир чәчәргә кирәк булачак. Соңгы көннәрдә республикада сабанашлык культуралары чәчелгән мәйданнарның артуы 90 мең гектарга якын тәшкил итте. Чәчү кампаниясен Илеш һәм Дүртөйле районнарында барысыннан да активрак алып баралар, анда эшләр яртылаш диярлек башкарылган.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең быелгы язгы кыр эшләрендә туфракны чәчүгә әзерләүдә - 10,6 меңнән артык трактор, чәчүдә 5 меңгә якын комплекс катнаша. Төбәктә авыл хуҗалыгы техникасы паркын актив яңарту исәбенә агымдагы елда туфрак эшкәртү агрегатлары узган елга караганда 480 берәмлеккә күбрәк җәлеп ителәчәк, чәчү агрегатлары 180 берәмлеккә күбрәк.
Шуны да ассызыкларга кирәк, техника паркының яңартылуы башлыча "Авыл хуҗалыгы" гомумдәүләт проекты нигезендә башкарылды.
Фото: agriculture.bashkortostan.ru
Читайте нас