7 һәм 8 майда Уфаның хәрби-патриотик клублар курсантлары 10 мемориал, обелиск һәм Ватанны саклаучылар истәлегенә һәйкәлләр янында "Хәтер вахтасы"нда торды.
"Хәтер вахтасы" - Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алу максаты булган бөтенрусия акциясе. Беренче тапкыр ул 1988 елда үткәрелгән иде. Алар 2021-24 елларга "Мәгариф" гомумдәүләт проектының "Русия Федерациясе гражданнарын патриотик тәрбияләү" федераль проекты кысаларында үткәрелә.
Чараларны Уфа шәһәре хакимиятенең Яшьләр эшләре комитеты каршындагы Яшьләргә патриотик тәрбия бирү үзәге оештыра.