+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Стәрлетамак юллары ни хәлдә?

Стәрлетамакта «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында 2019-20 елларда ремонтланган юлларны гарантияле тикшерү буенча комиссия утырышы узды.

Стәрлетамакта «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында 2019-20 елларда ремонтланган юлларны гарантияле тикшерү буенча комиссия утырышы узды.

Юлларны тикшерүдә сәнәгать, транспорт һәм элемтә бүлеге башлыгы Илдар Усманов, «Приуралье» предприятиесе вәкилләре, Стәрлетамакның Иҗтимагый палатасы, подрядчы оешмалар вәкилләре катнашты. Комиссия автомобиль юлларының җитешсезлекләрен карап чыкты.

Һәр объект буенча гарантия срогы билгеләнгән, алар асфальтның өске катламы өчен - 4 ел, борт ташы өчен - 2 ел, люклар өчен - 3 ел, юл тамгасы өчен 6 ай тәшкил итә.

- Әгәр объектны гарантияле эксплуатацияләү чорында җитешсезлекләр ачыкланса, подрядчы аларны үз хисабына билгеләнгән срокта бетерергә тиеш, - дип сөйләде Илдар Усманов.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча, юл полотносы деформацияләре булган очракта, гарантияле тикшерү акты төзеләчәк һәм ул ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү өчен подрядчыга җибәреләчәк.

Фото: Стәрлетамак хакимияте сайтыннан.
Читайте нас