Баймак Урман хуҗалыгы җитәкчесе Олег Зөлкарнәев әйтүенчә, быел язгы сезонда аларның урманчылары 240 мең төп урман культуралары үсентеләре казып алган. Әле Баймак урманчылыгы территориясендә урманнарны ясалма тергезү буенча 6 бригада эшли. 60 гектарга якын җирдә үсентеләр утыртылган. Аларның 46,3 гектары — дәүләт биреме буенча, 13,2 гектары компенсацион урман тергезү буенча.
Билгеле булуынча, 2021 елга төбәк буенча урман тергезү эшләре планы кимендә 14,3 мең гектар мәйданга билгеләнгән. Бу киселгән урманнар мәйданын узып китү өчен эшләнә, 2020 елда 14 гектарда урман киселгән.