Бүген «Россия» медиаүзәгендә Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбле артистлары белән очрашу булды.
"Башкортстан-24" каналында бүген Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбле көне узды. Иртәнге "Сәлам" тапшыруында да артистлар катнашты, башка тапшыруларда әңгәмәләр корды.
Медиаүзәктә Фәйзи Гаскәров исемендәге ансамбль директоры, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Алмаз Сәетов, хатын-кызлар составы репетиторы, Русиянең атказанган артисты, Башкортстанның халык артисты, Салават Юлаев ордены кавалеры Гүзәл Әбсаттарова, ирләр составының репетиторы, Русиянең атказанган артисты, Башкортстанның халык артисты Рим Әбделманов, Башкортстанның халык артисты Айсылу Гайнетдинова, Башкортстанның атказанган артисты Айбулат Баһаветдинов, Башкортстанның атказанган артисткасы Миләүшә Хәйбуллина, ансамбль солисты Эльвира Муллаголова, Башкортстанның халык артисты, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Риф Габитов журналистлар белән очраштылар.
Алар коллективның эшчәнлеге һәм алдагы планнары белән таныштырды. Пандемия чорын ничек үткәргәннәре турында да сүз барды. Коллективның «Без — Русия» программасы кысаларында Русия шәһәрләре буенча зур турнесы уза.
- Илнең 79 коллективыннан "Без - Русия" программасына кертелгән 10 коллектив арасында нәкъ Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия бию ансамбле булуы - зур мәртәбә. Безнең коллектив үзенең беренче көненнән үк зур планка куйган һәм әлегә кадәр шушы югарылыктан төшергә хакыбыз юк. Моның өчен берничә буын артистлар үзләренең сәләтен, тырышлыгын салып эшли, - диде Алмаз Сәетов.
Шушы ук программа кысаларында алдагы көннәрдә коллектив Кырымга гастрольгә җыена. Бу гастрольләр дә ил Президенты Владимир Путин башлангычы белән гамәлгә ашырылучы “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында бихисап эшләр башкарылуының бер дәлиле булып тора.
Фото: Зөһрә Исламова.