+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Хезмәт бирсен мул җимеш!

Стәрлетамак предприятиеләрендә хезмәт җитештерүчәнлеге 2 тапкырга якын арткан.

Стәрлетамак предприятиеләрендә хезмәт җитештерүчәнлеге 2 тапкырга якын арткан.


Башкортстанда «Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проектында катнашучы предприятиеләрдә хезмәт җитештерүчәнлеге 2 тапкыр диярлек арткан. Бу хакта Премьер-министрның беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов хәбәр итә.


- «Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру бизнесны нәтиҗәле алып бару өчен шартлар тудырырга мөмкинлек бирә. Пандемия предприятиеләргә үзгәрә башларга һәм яңа карарлар кабул итәргә, җитештерү процессларын системалаштырырга кирәклеген күрсәтте. Сакчыл технологияләр кертү икътисади нәтиҗәне камилләштерергә һәм алырга мөмкинлек бирә. Стәрлетамакта «Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проекты 7 предприятиедә тормышка ашырылган. Аларда беренчел икътисади нәтиҗә 1 миллион сумнан артып китте, - диде ул.


Ул, предприятиеләрнең төп продуктларының пилот агымнарында җиһазларның йөкләнеше уртача 1,7 тапкыр артты, процессның үтү вакыты - 2-3, төгәлләнмәгән җитештерү күләме 2-2, 5 тапкыр кимеде, дип тә өстәде.


Башкортстан Республикасында «Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проектында төбәкнең 106 предприятиесе катнаша.


Фото: pravitelstvorb.ru
Читайте нас