+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Патриотлар тәрбиялибез!

14 майда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия шәһәрләрендә «Авангард» яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү буенча укыту-методик үзәкләр булдыру мәсьәләсе буенча киңәшмәдә катнашты.

14 майда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия шәһәрләрендә «Авангард» яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү буенча укыту-методик үзәкләр булдыру мәсьәләсе буенча киңәшмәдә катнашты.

Аны видеоконференция режимында илнең оборона министры Сергей Шойгу үткәрде.

Русия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә, 2024 елга мондый үзәкләрне барлык төбәкләрдә дә булдырырга планлаштыралар. Аларда югары сыйныф укучылары белән хәрби хезмәткә әзерлек буенча биш көнлек уку җыеннары программасын тормышка ашырылачак. «Авангард» үзәкләрендә башлангыч хәрби әзерлек предметлары буенча традицион дәресләр белән беррәттән Русиянең һәм аның Кораллы Көчләренең мәдәни һәм тарихи мирасы мәсьәләләрен дә өйрәнәчәкләр.

- Егетләр ирекле нигездә, үз теләге белән хәрби әзерлек циклын узарга мөмкин булган беренче үзәк Мәскәү өлкәсендә барлыкка килде. Ел саен ул 36 мең курсант кабул итәргә әзер. Мондый үзәкләр нык таләп ителә иде. Өстәвенә, аларда әзерлекне кызлар да узарга тели. Мәскәү өлкәсендә без кызлардан 10 меңнән артык гариза кабул иттек, - диде Сергей Шойгу. - Ил буенча да шундый ук хәлне күзәтәбез. Русия шәһәрләрендә 27 «Авангард» үзәге эшли инде. Быел тагын 36ны ачарга планлаштырабыз.

Башкортстанда «Авангард» яшьләрне хәрби-патриотик тәрбияләү буенча укыту-методика үзәге 2020 елның августында Республика балалар тәрбияләү, туган якны өйрәнү һәм экскурсияләр үзәге базасында оештырылды. Үзәк карамагындагылар Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчыларның истәлеген мәңгеләштерү, ил тарихын саклау, хәрби хезмәтне популярлаштыру буенча актив эш алып бара. Уку елы дәвамында 3 меңнән артык мәктәп укучысы «Солдат язмышы», «Обелискка юл», «Әсирлектән кайту», «Билгесез солдат көне», «Ватан Геройлары көне», «Сталинградның кайнар кары», «Йөрәк хәтерли» һәм башка күп кенә акцияләрдә катнашты. 24-28 май көннәрендә Росгвардиянең генерал-майор Миңнегали Шәйморатов исемендәге махсус тәгаенләнештәге отряды базасында 10нчы сыйныф укучылары өчен республика уку җыеннары узачак.

Алга таба «Авангард» үзәге Чишмә районында төзелә торган «Патриот» хәрби-патриотик паркы базасында эшне дәвам итәчәк.

Фото: главарб.ру


Читайте нас