+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Стәрлетамак предприятиеләрдә хезмәт җитештерүчәнлеге арта

Стәрлетамак шәһәренең “Хезмәт җитештерүчәнлеге” гомумдәүләт проектында катнашучы предприятиеләрдә хезмәт җитештерүчәнлеге 2 мәртәбә диярлек арткан. Бу хакта республика Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов сөйләде.

- “Хезмәт җитештерүчәнлеге” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру бизнесны нәтиҗәле алып бару өчен шартлар тудырырга мөмкинлек бирә. Пандемия предприятиеләргә ничек үзгәрергә һәм яңа карарлар кабул итәргә, җитештерү процессларын системалаштырырга кирәклеген күрсәтте. Сакчыл технологияләр кертү камилләшергә һәм икътисади нәтиҗәне алырга мөмкинлек бирә. Республикада зурлыгы буенча икенче урында торган Стәрлетамакта – “Хезмәт җитештерүчәнлеге” гомумдәүләт проекты 7 предприятиедә гамәлгә ашырылган. Катнашучы предприятиеләрдә беренчел икътисади файда 1 миллион сумнан артып китте, - диде Рөстәм Моратов.

Хәзер Башкортстанда “Хезмәт җитештерүчәнлеге” гомумдәүләт проектында төбәкнең 106 предприятиесе катнаша.

Фото: srk.nationalpriority.ru
Читайте нас