“Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлыкка ярдәм” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында Яңавылда “Башкортстанның төньяк капкасы” проектын тормышка ашыру буенча эшкуарлар белән очрашу булды.
Чарада катнашучылар Ленин һәм Җиңү урамнары буенча сәүдә-сервис объектларының фасадын ремонтлауга бәйле мәсьәләләрне хәл итте. Архитектор Ирина Таҗетдинова фикер алышу барышында территориягә бертөрле исем такталары, керү төркемнәре, мәгълүмати табло рәвешендә дизайн-код кертергә тәкъдим итте.
“Һәр граждан, башкалар белән бергәләп, файда китерергә, үз өлешен кертергә тырышса, дәүләтнең үсешкә омтылышына битараф булмаган вакытта гына безнең район һәм Яңавыл шәһәре чәчәк атучы, матур һәм алга киткән төбәк булачак”, - дип ассызыклады Яңавыл районы хакимияте Илшат Вазигатов очрашу азагында.
Фото: srk.nationalpriority.ru