+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

“Президент ярышлары" чемпионнар үстерә!

Межгорьеда Бөтенрусия спорт ярышларының муниципаль этабы узды.

Межгорьеда Бөтенрусия спорт ярышларының муниципаль этабы узды.

“Демография” гомумдәүләт проектының “Спорт тормыш нормасы” төбәк проектын тормышка ашыру кысаларында, 12 майда Межгорье балалар-үсмерләр спорт мәктәбе залларында, спорт мәйданчыгында һәм стадионында мәктәп укучыларының “Президент ярышлары” Бөтенрусия спорт ярышларының муниципаль этабы узды.
Күңелле ярыш шартларында балалар ГТО комплексы нормативларына туры килә торган күп төр спорт ярышлары программасын үтәделәр. Программа нәтиҗәләре буенча 3нче мәктәп командасы — 3нче, 1нче мәктәп командасы 2 нче урынны алды, ә 2нче мәктәп командасы җиңүче булды.
— Ярышларның үзенчәлеге шунда: бу команда ярышы, ә команда — гадәти сыйныф. Бер сыйныфта төрле балалар, әмма командага килгәч, аларның һәркайсы шәхси дә, уртак та максатны хәл итә. Беренчедән, бу — ихтыярны ныгыту, икенчедән — чемпион булу омтылышы, өченчедән көчлерәк һәм чыдамлырак булу теләге. Һәм барысына да үзара хезмәттәшлек итәргә өйрәнергә туры килә, һәркем башкалар аннан башка максатка ирешмәячәген аңлый. Ярышларның шарты төрле талантларны ачу мөмкинлеге бирә, — ди 1нче мәктәпнең физик культура укытучысы Любовь Хәмидуллина.

Фото: srk.nationalpriority.ru
Читайте нас