+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Тиздән “Ел остасы” билгеле булачак

"Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында “Ел остасы" Бөтенрусия конкурсының республика этабы финалы узачак.

"Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында “Ел остасы" Бөтенрусия конкурсының республика этабы финалы узачак.

Агымдагы елның мартында Башкортстанда һөнәри белем бирү оешмаларының производствога өйрәтү осталары арасында “Ел остасы” Бөтенрусия конкурсының республика этабы старт алды.
Республика конкурсын Башкортостанның Мәгариф һәм фән министрлыгы оештыра. Конкурсның операторы — “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында оештырылган "Башкортстан Республикасы кадрларын алдан һөнәри әзерләү үзәге" дәүләт автономияле өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесе.
Конкурс производствога өйрәтү буенча талантлы осталарны/уку дисциплиналары педагогларын, һөнәри модульләр, дисциплинарара курслар, һөнәри циклның практикаларын ачыклау һәм бүләкләү, педагогик һөнәрләрнең абруен күтәрү, мәгариф һәм кадрлар әзерләү өлкәсендә алдынгы идеяләрне пропагандалау, шулай ук иң яхшы педагогик тәҗрибәне өйрәнү һәм тарату максатыннан үткәрелә.
Конкурс өч этаптан тора. Беренче сайлап алу этабында төбәк комиссиясе катнашучыларның портфолиоларына экспертиза үткәрде. Worldskills һәм Абилимпикс чемпионатлары өчен яшь профессионалларны әзерләү тәҗрибәсе, skills-паспорт булу, шулай ук демонстрацион имтиханны уңышлы тапшырган чыгарылыш сыйныф укучыларын әзерләү бәяләнде.
Икенче этапка 39 кандидатның 10 финалчысы узды.
2021 елның 17-21 маенда узачак республика этабы финалында катнашучылар конкурсның ике этабында үз осталыкларын күрсәтәчәк. Сынау нәтиҗәләре буенча төбәк комиссиясе октябрьдә Мәскәүдә узачак “Ел остасы” Бөтенрусия конкурсында республика данын яклаячак җиңүчене билгеләячәк.

Фото: srk.nationalpriority.ru
Читайте нас