2019 елдан бирле Башкортстанда «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектынның «Чиста су» төбәк проектын гамәлгә ашыру дәвам итә.
Программаны гамәлгә ашыруга акчаның гомум күләме 2024 елга кадәр 4 миллиард 936 миллион сум тәшкил итәчәк, шуның 4 миллиард 169 миллион сумы (84 проценты) - федераль акча, калганы - республика бюджетыннан һәм бюджеттан тыш чыганаклар. Федераль акча күләме буенча Башкортстан, Идел буе федераль округында – 1нче, ә Русия буенча 8нче урында.
Саф эчә торган су - ул нәкъ менә тормышның сыйфатын күрсәтә. Бу - сәламәтлек чыганагы. "Чиста су" программасына 52 торак пункт, 19 муниципалитетта 31 объект кергән.
Фото: house.bashkortostan.ru