Традицион генераль җыештыру үткәргәндә калдыкларны аерым җыю идеяләрен Русиянең 72 субъектында яшәүчеләр хуплады.
15 меңнән артык русияле «Җыештыру көне» Бөтенрусия акциясендә катнашты, ул традицион шимбә өмәләрен үткәргәндә калдыкларны аерым җыюның мөһимлеген халык аңына җиткерергә тиеш.
Акция 2021 елның 17 апреленнән 16 маена кадәр «Экология» һәм «Торак һәм шәһәр мохите» дигән ике гомумдәүләт проекты кысаларында узды. Оештыручылар - Бөтенрусия табигатьне саклау җәмгыяте волонтерлары ярдәме белән «Дәүләт приоритетлары» коммерцияле булмаган автоном оешмасы.
Нәтиҗәләр буенча илнең иң актив ун субъектына Башкортстан, Чиләбе, Иркутск, Хабаровск, Свердловск, Самара, Түбән Новгород, Мәскәү өлкәләре, шулай ук Кырым Республикасы һәм Севастополь керде.
Монда «Экология» гомумдәүләт проектын коммуникацияләр белән тәэмин итеп, нәкъ менә яшьләр драйвер булып тора. Шуңа күрә территорияләрне җыештыру буенча традицион чаралар белән беррәттән, социаль челтәрләрдә челлендж җибәрелде.
Челленджга кушылырга җырчы Сати Казанова, актер һәм музыкант Станислав Ярушин, җырчы Анатолий Цой, тревел-блогерлар Наталья һәм Мурад Османн, шулай ук актриса Анна Хилькевич чакырылган. Челленджның иң актив катнашучылары экологик бүләкләр белән бүләкләнде.
Башкортстан табигатьтән файдалану һәм экология министры Урал Искәндәров хәбәр иткәнчә, экологик тәрбия һәм дөньякүләм карашны формалаштыру мәсьәләләре һәрвакыт өстенлекле булып кала, һәм без әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге чараларның җәмгыять тарафыннан киң хуплануы белән горурланабыз.
Акциягә теләге булган һәркем кушыла алды, Акция сайтында «ГЕН җыештыру» дигән локациясен билгеләп үтеп, #генуборки и #нацпроектэкология хештеглары белән тематик пост тәкъдим итте. Акциядә катнашучы сертификатын май ахырына кадәр алырга мөмкин булачак. Моның өчен сайтта тиешле гариза тутырырга кирәк.
Оештыручылар халыкны акциянең вакыты белән генә чикләнмичә, даими нигездә аңлы генераль җыештырулар үткәрергә, генераль җыештыру сайтында һаман да ачык булган чүпне аерым җыю кагыйдәләрен өйрәнергә өнди.
Фото: pravitelstvorb.ru