Кичә Октябрьский шәһәрендә XX республика Курай бәйрәме кысаларында «Бәйге-2021» курайчылар конкурсын ачу тантанасы булды.
Конкурста катнашучыларны, жюри әгъзаларын һәм шәһәр кунакларын шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары Октябрь Латыйпов һәм Республика халык иҗаты үзәгенең бүлек мөдире Эльвира Әхмәтҗанова сәламләделәр.
Быел конкурсантлар арасында Башкортстанның 14 районы һәм 12 шәһәре вәкилләре, Ырынбур, Чиләбе, Төмән өлкәләреннән кунаклар бар иде. Бәйрәмдә барлыгы 82 солист һәм 23 иҗат коллективы катнаша.
Жюри рәисе - Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, 2005 елгы республика Курай бәйрәме Гран-при иясе Мөхәммәт Түләбаев.
Бу конкурс ил президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы гамәлгә ашырылучы "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында уза.
Фото: bashinform.ru