+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Без - хезмәттәшлек яклы!

Русия Президенты Владимир Путин XXIV Петербург халыкара икътисади форумында катнашучыларга, оештыручыларга һәм кунакларга сәламләү сүзләрен юллады.

Русия Президенты Владимир Путин XXIV Петербург халыкара икътисади форумында катнашучыларга, оештыручыларга һәм кунакларга сәламләү сүзләрен юллады.

Президент Русиянең чит ил партнерлары белән тагын да тыгызрак икътисади һәм фәнни-техник кооперация белән кызыксынуын һәм төрле өлкәләрдә тәҗрибә уртаклашырга әзер булуын билгеләп үтте.

«Безнең ил партнерлар белән тагын да тыгызрак икътисади һәм фәнни-техник кооперация яклы. Сәламәтлек саклау һәм санлаштыру, телекоммуникацияләр, энергетика һәм транспорт инфраструктурасын бергә камилләштерергә, экологик һәм климатик кебек аспектлар буенча эшләргә әзербез", - диелә Кремль сайтында бастырылган Президент мөрәҗәгатендә.

Дәүләт башлыгы ассызыклаганча, глобаль проблемаларга нәтиҗәле каршы тору һәм тотрыклы үсешкә шартлар тәэмин итү өчен дәүләтләр арасында тигез хокуклы иҗади хезмәттәшлекне үстерергә кирәк.

"Инде күптән Евразия икътисади берлеге кысаларында шундый эш алып барабыз, ирекле сәүдә принципларын алга сөрәбез, инвестицияләр һәм технологияләр белән үзара файдалы алмашу оештырыла», — дип шәрехләде ул.

Фото: "Кремлин.ру"
Читайте нас