+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Чик сакчысы һәрчак уяу!

«Мәдәният» гомумдәүләт проекты кысаларында, 28 майда Чакмагыш районының Чакмагыш авылындагы Җиңү паркында Чик буе гаскәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды.

«Мәдәният» гомумдәүләт проекты кысаларында, 28 майда Чакмагыш районының Чакмагыш авылындагы Җиңү паркында Чик буе гаскәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды.

Бу - Ватан алдындагы бурычларын намус белән үтәүче тугры һәм куркусыз ил сакчылары бәйрәме. Чик буенда хезмәт итү - мактаулы, әмма шул ук вакытта хәвефле һәм авыр хезмәт. Чик сакчылары - кыю һәм көчле рухлы, теләсә кайсы вакытта куркыныч хәлләр белән очрашырга әзер кешеләр. Алар ярдәмендә безнең ил ышанычлы сак астында тора.

Музыкаль котлауларны район Мәдәният сараеның иҗат коллективы бүләк итте. Котлау сүзләре белән шулай ук Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары В. Соколов һәм И. Усманов чыгыш ясады.

Чарада чик буе этенә һәйкәл ачу һәм чәчәкләр кую тантанасы үтте.

"Ирләр дуслыгы турында бик күп риваятьләр йөри, ә чик сакчыларында ул үзенчәлекле. Шуңа күрә «Элекке чик сакчылары булмый!» диләр дә. Иң зур байлыгыбыз - безнең туганлык! Зур чик буе гаиләсе! "- дип билгеләде Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Вадим Соколов.

Фото: Эльза Кашаева.
Читайте нас