“Демография” гомумдәүләт проекты һәм Бөтендөнья тәмәкесез көн кысаларында Чакмагыш авылында район хакимиятенең яшьләр бүлеге белгечләре волонтерлар белән берлектә “Тәмәкесез көн” акциясен үткәрде.
Акциянең максаты - җәмәгатьчелекнең игътибарын тәмәке тарту проблемасына һәм аның сәламәтлек өчен күпсанлы яман нәтиҗәләренә җәлеп итү.
Волонтерлар тәмәке тартудан баш тартуга чакыручы һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы листовкалар таратты. “Тәмәке тартуның зарарлы нәтиҗәләре турында белгән кеше бу начар гадәтне җиңә алачак”, - дип билгеләде Яшьләр үзәге директоры Ф. Сакаева.
Фото: srk.nationalpriority.ru