1 июньдә, Халыкара балаларны яклау көнендә, Уфа районының Михайловка авылында (“Михайловка Грин” бистәсе) “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында төзелгән заманча “Олимп” мәгариф үзәге ишекләрен ачты.
Мәгариф үзәге төзелеше, ә бу 160 урынлы балалар бакчасы белән берләштерелгән 640 укучылык мәктәп, 2020 елның гыйнварында башланган. Катлаулы эпидемиологик хәлгә карамастан, бу социаль объект төзелеше туктамады, киресенчә, билгеләнгән графиктан алда барды һәм 2021 ел башына тәмамланды.
Тантаналы чарада Башкортстан буенча Баш федераль инспектор Алексей Касьянов, мәгариф һәм фән министры вазыйфасын башкаручы Илдар Мәүлетбирдин катнаштылар.
- Без республика җитәкчелегенә Уфа районының социаль инфраструктурасын үстерүдә актив катнашуы өчен рәхмәт белдерәбез. Ышанам ки, безнең "Олимп"ның Башкортстанда иң яхшы мәктәпләрнең берсе булуына барлык алшартлары да бар, - дип ассызыклады үз чыгышында Уфа районы хакимияте башлыгы Вилорий Угаров.
Фото: Уфа районы хакимияте.