+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Кырмыскалыда – яңа автоклуб

Кырмыскалы районына “Мәдәният” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру чикләрендә яңа автоклуб кайтты.

Кырмыскалы районына “Мәдәният” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру чикләрендә яңа автоклуб кайтты.

Кырмыскалы районының мәдәният бүлеге “Мәдәният” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру чикләрендә Башкортстан Республикасының Мәдәният министрлыгы тарафыннан уздырылган конкурста җиңүче дип танылды. Шул көннәрдә районга 4 миллион сумлык тәгәрмәчле күчмә мәдәният йорты - яңа автоклуб кайтты.
Димәк, хәзер төпкел авылларда яшәүчеләр дә концертлар һәм тамашаларны ешрак карый алачак.
Күчмә автоклуб - махсуслаштырылган машина, ул ярты сәгать эчендә диярлек югары технологияле сәхнәгә әверелә. Монда яктылык һәм тавыш аппаратурасы, шулай ук автоном электр җайланмасы да бар. Теләгән очракта концертны хәтта яланда яки басуда да үткәрергә мөмкин.
Агымдагы елда район Мәдәният сарае белгечләре автоклубның план-графигын төзегәннәр дә инде. Автоклубны VI Бөтендөнья фольклориадасында җәлеп итәргә ниятлиләр.
2021 елда мондый автоклубларны Стәрлетамак, Дуван, Аскын һәм Салават районнары да алачак.

Фото: Башкортстан Республикасының Мәдәният министрлыгы.
Читайте нас