Уфаның 18нче шәһәр дәваханәсенә хәрәкәт активлыгын, координацияне тергезү өчен тәгаенләнгән реабилитация җиһазы һәм мөмкинлекләре чикле кешеләрне күчерү өчен җайланмалар кайтарылды.
Республика Сәламәтлек саклау министрлыгының проектлау эшчәнлеге бүлеге җитәкчесе Роза Яхина әйтүенчә, медицина реабилитациясендә махсус җиһазлар булу мөһим. Алар организмның функцияләрен тергезергә ярдәм итә.
Медицина оешмаларының реабилитация бүлекләрен җиһазлау өчен барлыгы 149 берәмлек медицина җиһазы алынган. Уфа дәваханәсеннән тыш, алар Республика табиблык-физкультура диспансерына һәм Стәрлетамакның 1нче шәһәр дәваханәсенә кайтарылачак.
“Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты хезмәт яшендәге кешеләр арасында үлем очракларын киметүгә, медицина оешмаларында кадрлар дефицитын бетерүгә, барлык гражданнарны профилактик тикшеренүләргә җәлеп итүгә юнәлтелгән.