+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Безнең майны яраталар

Агымдагы елның 30 маена оператив мәгълүматлар буенча, республиканың агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлау күләме 79,1 миллион АКШ доллары тәшкил иткән.

Агымдагы елның 30 маена оператив мәгълүматлар буенча, республиканың агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлау күләме 79,1 миллион АКШ доллары тәшкил иткән.

Төбәктә агросәнәгать комплексы экспортының төп өлешен май тармагы продукциясе тәшкил итә (61,2 процент), икенче позициядә - бөртекле культуралар, алар өлешенә 26,9 процент туры килә, өченчедә - азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате продукциясе.

Быелга «Башкортстанда АПК продукциясен экспортлау» төбәк проектының максатлы индикаторы 157,3 миллион АКШ доллары күләмендә каралган.

Исегезгә төшерәбез, былтыр республиканың агросәнәгать комплексы продукциясе 177,7 миллионга экспортланган (максатлы индикаторда - 115 миллион доллар). Агымдагы елда «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган төбәк программасы буенча 157,3 миллион доллар күрсәткеченә ирешү планлаштырыла.

2024 елга бу сан 203 миллион долларга кадәр артырга тиеш.

Фото: Оксана Макарова
Читайте нас