+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Шәһәрнең иң зур мәктәбе булачак ул

Нефтекама шәһәрендә 1225 балага исәпләнгән мәктәп төзелә.

Нефтекама шәһәрендә 1225 балага исәпләнгән мәктәп төзелә.
Ел ахырына шәһәрдәге иң зур мәктәп төзелеше тәмамланачак, дип хәбәр иттеләр Башкортстан Төзелеш һәм архитектура министрлыгы матбугат хезмәтендә. Яңа мәктәп 1225 урынга исәпләнгән. Мәктәп 2019 елның маенда төзелә башлаган. Эшләрнең гомум бәясе 753 миллион сумга якын бәяләнә. Шуларның 370 миллион сумы - федераль бюджет акчасы.
"Хәзерге вакытта мәктәп төзелеше 75 процентка төгәлләнде. Бүлмәләрне эчке төзекләндерү эшләре тулы көченә бара. Төзүчеләр фасадны тәмамлыйлар һәм параллель рәвештә территорияне төзекләндерүгә керештеләр", - дип сөйләделәр Башкортстан Төзелеш министрлыгы матбугат хезмәтендә. "Нефтекама өчен шундый кирәкле социаль объект төзелеше "Мәгариф" гомумдәүләт проектын һәм Республика максатлы инвестицион программасын тормышка ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды", - дип ассызыкладылар министрлыкта.
Узган ел ахырында шул ук шәһәрдә 260 урынга балалар бакчасы төзелеше тәмамланды, ул шулай ук "Демография" гомумдәүләт проекты кысаларында башкарылды.
Фото: bashinform.ru
Читайте нас