+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Шәһәрдән ким булмаячак!

Күгәрчен районы Морак авылы территорияләрен төзекләндерү дәвам итә.

Күгәрчен районы Морак авылы территорияләрен төзекләндерү дәвам итә.

Күгәрчен районының Морак авылы территорияләрен төзекләндерү эшләре Владимир Путинның май указы белән расланган “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проекты кысаларында бара.
Морак авылындагы Ленин урамында җәмәгать территориясен төзекләндерү эшләре тулы куәтенә бара: бордюралар куялар, тротуар өчен нигез әзерлиләр. Күгәрчен районы хакимиятендә белдерүләренчә, 1 сентябрьгә кадәр тагын бер иҗтимагый территория тулысынча үзгәрәчәк.
“Хөрмәтле күгәрченлеләр! Безнең районның һәр кешесе җәмәгать территориясен матурларга һәм төзекләндерергә мөмкин. Моның өчен “Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру” программасында тавыш бирүдә катнашырга кирәк", — дип искә төшерәләр район хакимиятендә.
Билгеле булуынча, тавыш бирү агымдагы елның 30 маена кадәр дәвам итәчәк. “Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру” федераль проекты кысаларында бүгенге көнгә Күгәрчен районында Морак һәм Йомагуҗа авылларында ял парклары төзелде, Сбербанк яны территориясе төзекләндерелде, З. Биишева исемендәге ял паркы территориясе киңәйтелде һәм Дан аллеясы реконструкцияләнде.

Фото Күгәрчен районы хакимиятеннән.


Читайте нас