Уфа районының Октябрьский авылы мәдәният йортында зур отчет концерты узды.
1 июньдә Уфа районының Октябрьский авылы мәдәният йортында балалар чираттагы уку елын зур отчет концерты белән төгәлләде. Балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр хореография, вокал буенча һәм музыка уен коралларында уйнап, үз талантларын күрсәтте.
Билгеле булуынча, Балалар сәнгать мәктәбенә яңа музыка уен кораллары Президент Владимир Путинның май указлары белән имзаланган "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында сатып алынды.
Сәнгать мәктәбенең йомгаклау концертына 36 иң яхшы номер керде. Балалар бер ел эчендә өйрәнгәннәрен тамашачы игътибарына тәкъдим итте. Концертта Балалар сәнгать мәктәбе директоры Анатолий Колосков укучыларга һәм педагогларга рәхмәт сүзләрен һәм теләкләрен җиткерде.
Бу көнне чыгарылыш сыйныф укучылары аеруча дулкынланып көтте. Быел мәктәпне 61 укучы тәмамлады. Аларга тантаналы рәвештә сәнгать мәктәбен тәмамлау турында таныклыклар тапшырылды. Әлеге чыгарылыш укучылары шәһәр, республика, Бөтенрусия һәм халыкара дәрәҗәдәге конкурсларда даими катнашып, дипломнар белән бүләкләнеп килде. Йомгаклау концерты cәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче балаларның – талантлы, педагогларның тырыш, үз һөнәрләренең остасы булуларын тагын бер тапкыр исбатлады.
Фото:srk.nationalpriority.ru